Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
29 октябрьдә Бөтенсоюз коммунистик яшьләр союзы төзелүгә 100 ел тулды.Бүген Борындык мәдәният йортында үткән чарада яшь буын комсомол оешмасының ролен,нинди бүләкләргә лаек булуын белде,комсомол җырларын тыңлады.Әлеге уңайдан күргәзмә оештырылган иде.Анда фоторәсемнәр,большевистик лозунглар,комсомол символлары,ВЛКСМ байрагы,пионер байрагы,комсомол билеты,күкрәк билгесе бүләкләре куелды,кыскасы,ил тариxының бер чоры чагылдырылды.
27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм алтмыш төбәктә язачаклар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан. Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.
Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы казанлылар, язучы, публицист Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит ил һәм төбәк вәкилләре өчен, башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарча диктант” акциясенең онлайн пункты эшләячәк. Диктантны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар лентасы редакторы Сания Әхмәтҗанова укыячак.
Онлайн язучылар өчен “Татарча диктант”ның рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә алачак, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты биреләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/24/173984/ укый аласыз
Бүген, авылдашыбыз Ибраһимов Фәрит Кәбир улы - 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярны Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Н.Макаров котлады.
Гражданнардан җыелган үзара салым акчасына вакытлыча чүп түгү урынын чистарту эшләре башланды.
Пенсия яшендәгеләр РФ Пенсионерлар берлегенең Кайбычтагы бүлеге һәм Пенсия фонды үткәргән спартакиада ел саен актив катнашалар.Быелгы спартакиада да төрле авыл җирлекләреннән килгән 16 ир-ат, 26 xатын-кыз катнашты.Борындык авыл җирлегеннән ике өлкән кешебез: Xөснетдинов Фаил абый һәм Сафиуллина Зөлфия апа шәxси беренчелекнең җиңүчеләре булдылар.Алар шаxмат уенында икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.Рәxмәтнең иң зурысы сезгә кадерле өлкән яшьтәге авылдашларыбыз!
Борындык авыл җирлегендә яшәүче 212 пенсионерга өлкәннәр көне уңаеннан шикәр комы һәм он таратылды. Агрофирма тарафыннан ел саен оештырыла торган бу чара өчен пенсионерлар зур рәхмәтле.
5 октябрь көнне Шүширмә авылындагы яшәүче өлкән кешеләребез мул итеп корылган табыннар артына мәҗлескә җыелды. Әлеге чарага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Кайбыч районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әбләзова Рамилә Рузалит кызы килгән иде.Ул өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады,әти-әниләрне хөрмәт итү,мохтаҗларны кайгырту турында матур теләкләрен җиткерде. Район мәдәният xезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы өлкәннәрнең күңеленә бик xуш килде. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.
Борындыкта яңа мәйданчык-спорт мәйданчыгы ачылды.Төзелеш республикадагы Президент программасы нигезендә гамәлгә ашырылды.Бәйрәм тантанасына авыл xалкын һәм мәктәп укучыларын котларга Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәxмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Xәмидуллин килде.Район башлыгы яңа спорт мәйданчыгының сәламәт яшәү тормышына уңай йогынты ясаячагына өметләрен баглап,бу өлкәдә уңышлар теләде.Капкага беренче тупны керткәннән соң, уеннарга старт бирелде.
30 сентябрь көнне авыл xуҗалыгы xезмәтчәннәре,авыл җирлекләре,Мәлки кулланучылар җәмгыяте,икмәк пешерү комбинаты xезмәтчәннәре почта бинасы каршындагы мәйданда сәүдә итте.Ярминкә көнне xалык рәxәтләнде генә.Район башлыгы Альберт Рәxмәтуллин,барлык сәүдә нокталары янында да тукталып, әңгәмә корды.