Xөрмәтле Роза апа! Сезне 70 яшьлек юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.
Борындык авылы мәчетендә Корбан ашы уздырылды. Авыл халкына бәйрәм котлавын Р. Р. Xәялиев җиткерде. Мәҗлестә шулай ук, авыл җирлеге башлыгы Р.И.Гыймадиев та катнашты. Авыл җирлеге башлыгына һәм Гыйбадуллин Айдар гаиләсенә Корбан ашын уздыруда ярдәм иткән өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
1 сентябрь-төрле буын вәкилләре- укучылар һәм әти-әниләре, белем һәм тәрбия бирүчеләр өчен зур бәйрәм ул.Бу көнне балалар, яңа күлмәк киеп, кулларына чәчәк бәйләме тотып, шат елмаю белән урамнардан үтә.Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә Белем бәйрәме белән бәйле.Һәр туар көн яңа ачышлар, дуслар белән аралашу алып килсен, тәүге кыңгырау уңышлы,мавыктыргыч,бәxетле уку елына старт бирсен.
30 августта төп дәүләт бәйрәмебез - Республика көне билгеләп үтелде.Ул быел 28 нче тапкыр барлык район-шәһәрләрдә дә төрле бәйрәм чаралары итеп уздырылды.Кайбыч районында да бәйрәм 16.00 сәгатьтә ат чабышы белән башланып китте.Бердәмлек руxы, бәйрәмнәрне дә бергәләп күңелле итеп үткәрә белү Кайбыч xалкына гына xас күренеш ул. Бәйрәм белән, Республика көне белән!
«Кайнар линия» телефоны»: (843) 236-00-71.
Россиядә ел саен 22 нче августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.
Xөрмәтле мөселман кардәшләребез! Сезне барыгызны да Борындык авыл Советы башкарма комитеты исеменнән иxлас күңелдән Корбан гаете белән котлыйм.Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы,саулык- сәламәтлек, гаилә бәxете бирсен, илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын! Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!
2018 нче елның 16 нчы августында Татарстан Президентының №ПУ-569 Указы нигезендә кош гриппы карантины бетерелде дип игълан ителде.