ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2014 ел
шимбә

Бүген, 17 нче май көнне Борындык авылы мәдәният йортында Гаилә көненә багышланган “Пар канатым”-дип исемләнгән тантаналы кичә булып узды. Бу бәйрәмгә юбилярлар-25,30,35,40,45,50,55 һәм 60ел бергә яшәүче парлар чакырылды.Бәйрәмгә бу парларны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рәмис Рәфис улы Хәялиев килде.Кичәдә күңел түрендә онытылмаслык кайнар хисләр калды.


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Борындык авыл җирлеге бинасы алдындагы бакчага кызлар матур итеп күп төрле чәчәкләр утырттылар. Тирә-юнь яктырып матурланып калды, халык бу матурлыкка бик сокланып кызларга рәхмәтләрен әйтәләр.


12
май, 2014 ел
дүшәмбе

8-май көнне Борындык авылы җирлегендә Борындык һәм Шүширмә авылларында җиңүнең 69-еллыгын бик зурлап уздырып җибәрдек. Ике авылда да яше-карты һәйкәлләр янына җыелдылар, балалар бик зурлап концерт куйдылар һәм концерттан соң мәктәп ашхәнәсендә зур бәйрәм табыны җыр һәм биюләр белән дәвам итте.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе

Борындык авылы җирлегендә авыл кешеләрен хат беләндә һәм хәрбер йортка кереп чисталык буенча кисәтеп йөрелде. Инде күп кешеләр үзләренең йорт тирәләрен җыештырып чистарттылар.


6
май, 2014 ел
сишәмбе

2-3 нче май көннәрендә Борындык авылы җирлегендә Борындык һәм Шуширмә авылларында зират өсләрендә чистарту буенча өмә оештырылды. Күп кенә кешеләр бу эшкә битараф булмадылар әммә дә ләкин битараф булучылар да аз түгел.


18
апрель, 2014 ел
җомга
Борындык авылы җирлегенә Кайбыч янгын сүндерү оешмасы ЗИЛ-131 янгын сүндерү машинасы бирде.ООО Ак Барс холдинг Кайбыч-1 филиалы ярдәме белән чәчүләр беткәч машина өчен җылытылган гараж булдырырга җыенабыз.

5
апрель, 2014 ел
шимбә
Тәмәкегә бәяләр арту сәбәпле, Борындык авылы җирлегендәге күп кенә кешеләр тәмәке тартуны ташлау өчен  Зәй районының Олы Шәтке авылына бардылар. Анда Мөслимә исемле татар хатыны тәмәке, аракы һәм башка авырулардан да дәвалый икән. Барып кайтучылар файдасын күрделәр,әлегә берсе дә тәмәке тартмыйлар.

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
31март көнне иртәнге сәг.7нче яртыда Борындык авылы мәчетенә өч мөсафир(юлчылар) килеп керәләр.Алар Казан шәһәреннән Гәрәбстан иленә Мәккә Мәдинә шәһәренә Хаҗ кылырга юлга чыкканнар. Мөсафирлар мәчеттә юынып,чәйләр эчеп ял иткәч кабат юлга кузгалдылар сөйләүләре буенча алар 6-ай эчендә Хаҗга барып җитәргә тиешләр.

29
март, 2014 ел
шимбә
Бүген 29 март көнне Борындык авыл җирлегендә бюджет, почта хезмәткәрләре һава торышы салкын булуга да карамастан үз тирә-юннәрен һәм юл кырыйларын җыештырырга чыктылар.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
27мартта Борындык авылында фельдшер-акушерлык пунктында авыл халкына диспанцеризация уздыралар. Участок врачы терапевт Магамедова Гөлшат Газимагамедовна һәм участок фельдшеры Вәлиева Венера Равиловна халыкны кабул итәләр.Борындык авылы фельдшеры Роза Тимергалиева халыкка алдан тикшеренергә килергә өндәп йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International