23 мартта Борындык авылы клубында Зарифуллина Фирдания һәм Зайнуллин Данис башкаруында бик көчле һәм матур концерт программасы булды. Фирдания белән Данис икеседә Борындык авылы кешеләре, клубны тутырып килгән тамашачылар аларны бик яратып тыңлап утырдылар һәм көчле алкышларга күмделәр. Концерт программасын Татарстанның атказанган юмор остасы Фәнис Кәлимуллин алып барды. Концертка бик теләп Колангыдан, Мөрәле, Кошман, Шүширмә, Бортас, Олы Урсак авылларыннанда килгәннәр иде. Концерт беткәч Борындык авылы җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев сәхнәгә менеп артистларга тамашачылар исеменнән үзенең бик зур рәхмәтен белдерде.
Язгы сулар – ташулар җитү уңаеннан, бүген ягъни 17 март көнне авыл җирлеге башлыгы Гимадиев Рифат, секретарь Җамалиева Рамилә һәм фельдшер Тимергалиева Роза Борындык авылында яшәүче картлар һәм ивалидлар янында булып, хәл-әхвәлләрен сораштылар,сәламәтлекләре – дарулар белән тәэмин ителешләре һәм көнкүрешләре белән кызыксындылар. Алар үзләрен игътибар үзәгендә тотканнары өчен бик канәгать булдылар,рәхмәт әйттеләр, күңелләре шат һәм риза булып калдылар.
Борындык авылы җирлегендә гадәттән тыш хәлләр оешмасы җитәкчесе Галеев Ильшат Абдуләхәт улы язгы ташудан саклану чаралары буенча әзерлекне тикшерде. Бәрле елгасының боз калынлыгын исәпләделәр һәм буылган буаларның су агып китә торган урыннарны карап чыктылар..
9-март көнне Кама тамагы районында Идел аръягы зонасы буенча бадминтон - спорт төреннән ярышлар булды.Ярышларда 2003 елгы һәм аннан да яшь балалар катнашты.Шушы ярышларда Кайбыч районы Борыдык авыл җирлеге балалары 10-беренче урыннан 7-беренче урынны яулап кайттылар. Мондый уңышлар өчен без барыбыз да Борындык мәктәбенең физкультура укытучысы Хәмзә Бәшир улы Юнусовка рәхмәтлебез.
6-март көнне Кайбыч муниципаль районының Ветераннар Советы еллык отчет җыелышы булып узды. Җыелышта ветераннарның бик күп эшләнгән эшләренә район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин үзенең зур рәхмәтен белдерде. Җиңүнең 70-еллыгына багышланган “Хәтер”-альбомы конкурсында Борындык авылы җирлегенең Ветераннар Советы рәисе Бикмуллин Равил Абдулла улы 3-нче урынга лаек булды һәм район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тиздән 8-март язның беренче бәйрәме якынлаша. Гүзәл затларыбыз хөрмәтенә 8-март көнне башкалабыз Казаннан яшь талантлар башкаруында зур концерт була. Барлык хатын-кызларны да бәйрәм белән тәбрик итәбез һәм концертта көтеп калабыз.
28февраль көнне Кайбыч таңнары газетасы кубогына, Сочида булган XXII Кышкы Олимпиадага һәм Кайбыч районы газетасына багышланган чаңгы ярышлары эстафетасы булып узды. Борындык авыл җирлегеннән мәктәп балалары һәм авыл яшләредә катнаштылар.Мәктәпләрдән башлангыч сыйныфлар арасында Борындык мәктәбе балалары 2-нче урынга ирештеләр. 9-нчы сыйныфка кадәрге балалар арасында 3-нче урынга лаек булдылар, ә оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында Борындык авылы җирлеге 3-нче урынга лаеклы булды.
Борындык авылы мәктәбендә 23-февраль – Ватанны саклаучылар көненә карата “Ягез әле, әтиләр!” дигән темага күңелле кичә уздырылды. Әтиләр балалары белән берлектә төрле уеннарда катнашып үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә оешкан төстә барып бик матур узды.
Борындык авылы мәдәният йортында 23-февраль Ватанны саклаучылар көненә карата “АФәрИН” Казан татар эстрада театры артистлары уен-көлкеле музыкаль юмор тамаша күрсәттеләр. Бу тамашада Татарстанның атказанган артисты Рәшит Шамкай үзе катнашты. Мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулы булды. Халык рәхәтләнеп көлкеле тамаша карады һәм бик күңелле ял итте.