ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
 15 январьда Борындык авылы мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.Җыелышта Калимуллина Рафия Рифкәт кызы "Балаларда рухи байлык тәрбияләү" дигән темага чыгыш ясады.Ярхамова Минзилә Васил кызы барлык укчыларның чирек йомгаклары белән таныштырды.Мәктәп директоры Рамил Равил улы Гарафиев әти-әниләр биргән барлык сорауларгада җавап бирде.Җыелышта авыл җирлеге башлыгы Рифат Илмас улы Гимадиевта катнашты. 

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Борындык авылында күп кенә багана башларында лампочкалар искерү сәбәпле урам утлары янмый, аларны алыштыра башладык.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Бүген Кайбыч районы администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан зур концерт куячаклар,бөтен халыкны бәйрәмгә чакырабыз.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
Шуширмә авылында рәсмиләштерелмәгән чүплек урынын чистарта башладылар.Амкадор төяп тора, ике трактор һәм камаз машинасы чүплеккә ташыйлар. 

7
декабрь, 2013 ел
шимбә
Борындык авлының Мәдәният йортында төзекләндерү эшләре ниһаят тәмамланды.Авылның бюджет хезмәткәрләре өмә ясап юып чистартып,бөтен чүп-чарны түктеләр, аларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә.

23
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Борындык авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре алып барыла.Кайбыч районы башлыгы Альберт Илгизәр улы  Рәхмәтуллин шәхсән үзе килеп эшләрне тикшерде һәм 1-нче декабрьдә куллануга тапшырырга боерды.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Борындык авылында 7- октябр   көнне өлкәннәр көне уздырылды. Бәйрәмгә 73 кеше килде. Бәйрәм белән тәбрикләп район башлыгы исеменнән Фәния Фәритовна Петухова катнашты. Өлкәннәр бик күңелле ял иттеләр, Җырлар җырлап биеп күңел ачтылар.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
3 октябрьдә Шүширмә авылында өлкән яшьтәге ветераннар өчен чәй табыны оештырылды. Бәйрәм чараларында 23 өлкән кеше катнашты . Өлкәннәрне котларга Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы килгән иде. Ул барлык ветераннарга саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш теләде һәм район башлыгының котлауларын җиткерде.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга
ООО Агрофирма "Заволжья" нең Борындык филиалында семинар була. Агрфирманың бик күп техникасы һәм эшче куллары Борындык фермасында хезмәт итәләр.Фермада күзгә кәренеп яхшы якка үзгәрә.

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген балалар җәйге каникуллардан соң мәктәпкә укырга килделәр.Борындык авылында 4 бала 1- нче класска укырга керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International