ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Борындык авылы җирлегендә авыл халкы соравы буенча урамнарда электр линияләренә комачаулый торган агачларны кисә башладылар. Бу эшне Кайбыч подстанциясе эшли башлады, халык бу эшкә бик уңай карый чөнки аз гына җил булса да утлар сүнә иде.


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Кайбыч районының еллык отчет җыелышында Фәрит Хәйруллович Мөхәмәтшин Борындык авылында яшәүче Хөснетдинов Радикка авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы дигән мактаулы исем бирде һәм Ахмәтҗанова Гөлзадага президент Миңнехановның рәхмәт хатын тапшырды. Борындык авыл халкы бу алдынгыларыбыз белән бик горурлана.


14
февраль, 2014 ел
җомга

12.02.2014. Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләр буенча укулар булып узды, Борындык авылы җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиевта укуда булды.


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Борындык авылында күңелсез хәл булды, 11.02.2014. иртәнге сәг. 3тә Гафиятуллин Артур Сөләймановичның кибете яна башлады.Янгын сүндерергә Кайбычтан һәм Федоровскийдан янгын сүндерү машиналары килделәр, аларга  Шүширмә авылыннан су бочкасы таккан трактор ярдәмгә килде. Авыл халкы өчен бу бик күңелсез хәл булды.   


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Борындык авылы җирлегендә Бөтен Россия  чаңгы ярышы булып узды.Анда балалар да өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Борындык авылы клубы буенда халык бик күңелле ял итте.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Борындык авылының мәчет ягы урамнары; Ленин урамы, К.Марксурамы, Җиңү урамы, А.Кутуй урамнары рубильникның автоматы янып чыгу сәбәпле сусыз калдылар, бүген кичкә төзәтеп суны җибәрергә тырышабыз.


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Борындык авылы җирлегенең 1-февральдә 2013елга эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау өчен халык җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Алҗберт Рахматуллин һәм аның ярдәмчесе Хәялиев Рәмис катнашты. Шулай ук җыелышта төрле оешмаларның җитәкчеләре катнашты. Ел буе эшләнгән әшләрне канәгәтләнерлек дип белдерделәр.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 Борындык авылы жирлегендә, Шүширмә авылының “Яңа юл” хуҗалыгында 2013 елга эш нәтиҗәләре буенча еллык отчёт җыелышы булып узды. Хуҗалык рәисе Рамил Тимуршин барлык эшчеләргә дә үзенең рәхмәтен белдереп бүләкләр таратты, алдынгыларга зур бүләкләр бирелде. Җыелышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев катнашты.


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Борындык авылы җирлегенең еллык отчет җыелышы 25 январь дан 1февральгә күчерелде, чөнки авылда бөтен халык зиратка мәет күмәргә бардылар.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
23 январь көнне Борындык авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан зур гына мәҗлес оештырылды.Авылның мәчеткә йөрүче  кешеләре  һәм авыл мәчетендә дин сабагы алучы барлык балалар да



мәҗлескә җыелды.Җыенны район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин Коръән сурәләре укудан башлап җибәрде.Балалар үзләренең өйрәнгән сурәләрен укып бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International