ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2024 ел
җомга

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең йомгаклау коллегиясе

Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча эш нәтиҗәләре белән 2023 елда Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның коллегия утырышында таныштырды. Социаль фондның республика бүлеге Идел буе федераль округында Социаль фондның иң эре бүлекләренең берсе булып тора, ул 1 млн. 106 меңнән артык пенсионерга , 321 мең социаль түләүләр алучыларга , 217 меңнән артык иминият хезмәткәренә хезмәт күрсәтә. 2023 елда чыгымнарның гомуми күләме 338 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Пенсия белән тәэмин ителеш

Узган елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8% ка, ә 2024 елның 1 гыйнварыннан - 7,5% ка индексацияләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2 834 сумга арткан.

 2023 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 11,9% ка, 1 апрельдән социаль пенсияләр - 3,3% ка индексацияләнде.

2023 елда 34 меңнән артык пенсия билгеләнгән, шул ук вакытта инвалидлык буенча пенсияләр  МСЭ бюросыннан инвалидлар реестрына керүче мәгълүматлар буенча гражданнардан гариза кабул итмичә генә  рәсмиләштерелгән.

 2023 ел ахырына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугышта катнашучыларның пенсиясенең уртача күләме - 38 237,9 сум (хәрби имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлар), 49 717,6 сум (Бөек Ватан сугышында катнашучылар),  хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннарының пенссия күләме 34761,60  сум тәшкил итте.

Производствода  бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү

 2023 елда ташламалы категорияле 1,3 мең кешегә 87,0 млн. сумлык шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар бирелгән.

 Производствода бәхетсезлек очрагына юлыккан яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә сәламәтлеге зарарланган 1,5 мең хезмәткәр чыгымнарының гомуми суммасы 93,1 млн. сум тәшкил иткән тернәкләндерү үзәгенә юлламалар белән тәэмин ителгән,

Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән 6,3 мең кешенең өстәмә медицина, социаль һәм һөнәри чыгымнарына Россия Социаль фонды 325,1 млн.сум өстәмә  түләү җибәрде.

1 меңнән артык зыян күрүче дәүләт контрактлары кысаларында 54,7 млн. сумлык реабилитацияләүнең техник чаралары (ТСР) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр (ПОИ) белән тәэмин ителде, ә 40 зыян күрүчегә кирәкле модификация автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

2023 елда Социаль фонд бүлеге Татарстанның ике предприятиесе «КАМАЗ» һәм А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында зарарлы производствода һөнәри авыруларны профилактикалау һәм хезмәткәрләренең сәламәтлеген мониторинглау буенча сынау проектында катнашты.

 Һөнәри авыруларның иртә билгеләре ачыкланган хезмәткәрләргә Социаль фонд бүлегенең реабилитацияләү үзәкләрендә профилактик дәвалау үтү мөмкинлеге бирелде.

Проект нәтиҗәсе буенча дәваланучы күпчелек хезмәткәрләрдә сәламәтлекнең яхшыруы күзәтелде.

СВО катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары

 2023 елда Россия Социаль  бүлеге «Ватан сакчылары»   махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Дәүләт фонды белән ике яклы хезмәттәшлек  турында килешү төзеде. СВО да катнашучыларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү беренче чиратта гамәлгә ашырыла һәм аерым контрольдә тора. Алар биргән гаризалар буенча тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 46,2 млн. сум акча җибәрелгән.

 Сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы нигезендә 3 613 ветеранга, 1 Россия Героена һәм 1 һәлак булган Россия Герое гаиләсенең 2 әгъзасына айлык акчалата түләү билгеләнде. 209 мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрләрнең йөкле хатыннарына бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләнгән. 1 098 хәрби хезмәткәрнең һәр баласына 15 548,07 сум күләмендә  айлык пособие билгеләнде.

Бердәм пособие

 2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы эшли - бердәм пособие билгеләнә. Татарстанда 209 275 бала элеге пособиене ала. Пособиеләр түләүгә 18,9 млрд. сумнан артык акча җибәрелде.

Балалы гаиләләргә бердәм пособие күләме регионда балалар өчен яшәү минимумының зурлыгына бәйле, ул 1 февральдән артачак һәм яшәү минимумының 50% - 6 370,50 сум; 75% - 9 555,75 сум; 100% - 12 741 сум тәшкил итәчәк. Йөкле хатын-кызлар өчен бердәм пособие күләме түбәндәгечә:  50% - 7 158,50 сум; 75% - 10 737,75 сум; 100% - 14 317 сум.

Ана (гаилә) капиталы

Ана капиталы - балалар туганда социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. Соңгы өч ел дәвамында сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2007 елдан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд органнары тарафыннан 408,6 мең дәүләт сертификаты бирелде (2023 елда - 23,3 мең сертификат). 2020 елдан башлап сертификатлар,  яңа туган сабыйның СНИЛСы кебек үк,  проактив вариантта рәсмиләштерелә һәм ике документ та дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына җибәрелә.

Программа гамәлгә кергәннән алып бүгенгәчә ана капиталы күләме 3 тапкырга арттырылды, 1 февральдә ана капиталы яңадан 7,4% ка индексация көтә. Беренче балага аның күләме- 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк.

 

 Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу белән бәйле пособие

 2023 елда Татарстан Республикасында иминләштерелгән гражданнарның вакытлыча хезмәткә сәләтсезлегенең 988,1 мең очрагы теркәлгән. Пособие  билгеләү процессы проактив режимда бара, ягъни гражданин үзе (әгәр бу социаль иминләштерүгә кертемнәрне мөстәкыйль рәвештә түли торган гражданин булмаса, мәсәлән, шәхси эшмәкәр) фондка документлар китерми. Ул мөрәҗәгать иткән медицина оешмасы Социаль фондка  хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе (ЭЛН) ачылу турында хәбәр итәчәк, фонд бу хакта эш бирүчегә җиткерә, эш бирүче Социаль фондка пособиене исәпләү өчен белешмәләр тапшырачак, ә гражданинның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына ЭЛН ны ачу, озайту, ябу һәм түләү турында хәбәр җибәреләчәк.

2023 елда 1 136,5 мең эшкә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләнгән. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле чыгымнар 21 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.

 2024 елның 1 гыйнварыннан хастаханә кәгазе буенча көнлек түләүнең максималь суммасы 4 039 сум тәшкил иткән. Узган елдан ул бер ярым тапкырга арттырылган.

Декрет ялында булучы 24,5 меңнән артык әни яшь ярымга кадәрге  бала карау буенча пособиеләр алды. Түләнгән акчаның гомуми күләме 3,8 млрд. сум тәшкил итте.

 Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләре, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләрендә һәм бүлекләрендә эшләүче 30 меңнән артык хезмәткәргә 304,3 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелгән. Түләү күләме, медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итте. Түләүләрнең гомуми суммасы 2 205,1 млн. сум .

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү

 2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фондның территориаль органнары 213 торле хезмәт күрсәтә, аларның 43-е цифрлы форматта күрсәтелә. 2023 елда Социаль фондның

 

электрон хезмәтләреннән файдалану активлыгы 92,3% тәшкил итте (1 010,5 мең мөрәҗәгать электрон рәвештә). Шуның белән бергә, гражданнар элеккечә үк фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.

2023 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ЕПГУ )дагы шәхси кабинетларга төрле тормыш хәлләре буенча 199 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән: «бала туу» (59,7 мең.), «инвалидлык билгеләү» (19,5 мең.), «пенсия яшенә җитү» (8,3 мең), «йөклелек» (8,9 мең.), «баланың билгеле бер яшькә җитүе » (103,3 мең).

 Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша фонд булачак пенсионерларга (45 һәм 40 яшькә җиткән ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында) һәр 3 ел саен булачак пенсия күләмен исәпләү һәм пенсия тупланмалары ,  стажлар һәм коэффициентлар турында хәбәр итә. Инвалидлыгы булган кешеләргә индивидуаль программалар, тернәкләндерү программалары һәм табиб комиссияләре турында мәгълүмат бирәләр. Социаль фонд гражданнарга заказ буенча  белешмәләр, шулай ук пособиеләр билгеләү һәм түләүләр турында мәгълүматлар бирә. Социаль фондның электрон сервислары мөмкинлекләреннән файдаланып, бирелгән гаризаларның статусын контрольдә тотарга мөмкин.

Шәхси мәгълүматларны күрсәтеп һәм "кодлы сүз" кулланып,  үзәкнең "кайнар линия" телефоны буенча өстәмә мәгълүматлар алырга мөмкин. 2023 елда гына да Татарстанда бердәм үзәк операторлары тарафыннан гражданнарның 1,5 млн. мөрәҗәгате эшкәртелгән. 2022 ел белән чагыштырганда,  эшкәртелгән мөрәҗәгатьләр саны 154% ка арткан, ә клиентларның хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% ка җиткән.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ветераннар Ленинградны тулысынча азат итүнең 80 еллыгына түләү алды

Россия Президенты Указы нигезендә Социаль фондның Татарстан  бүлеге «Ленинград оборонасы өчен» медале яисә «Блокададагы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән ветераннарга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләде.

        "Татарстанда Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына 95 ветеран юбилей түләвен алды. Аларның күбесенә түләү "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе өчен билгеләнгән, кайберәүләр "Ленинград оборонасы өчен" медаленә ия. Әлеге истәлекле дата 27 гыйнварда билгеләп үтеләсә дә, ветераннарга акча Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр күчерелде», - дип билгеләп үтте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Акчалар нигездә банклар аша күчерелде. Почта бүлекчәләре аша түләү илтеп тапшыру декабрь ахырына кадәр дәвам итте. Акча декабрь ае пенсиясе белән бергә күчерелде, нәтиҗәдә барлык ветераннар юбилей түләвен алды .

       Юбилей түләве Россиядә, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Приднестровьеда һәм Балтыйк буенда яшәүче 56 мең ветеранга җибәрелде.

       Исегезгә төшерәбез, Төньяк башкала блокадасы 872 көн - 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итте  һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорында нацист Германиясенең иң куркыныч җинаятьләренең берсе булды. Төрле мәгълүматлар буенча, Блокада вакытында һәлак булган шәһәр халкы саны 600 меңнән 1,5 млн. га кадәр җиткән.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

 

27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. Бу көнне бөтен республика буенча ата-аналар өчен 09.00-15.00 сәгатьләрдә  “ кайнар линия”нең түләүсез махсус 8-800-200-10-87 телефоны эшләячәк.

       Социаль фондның төбәк бүлеге белгечләре бердәм пособиегә,  бала тууга бәйле   түләүләргә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләргә, ана капиталы чаралары белән эш итүгә, хезмәткә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм  1 төркем инвалидларны карау буенча түләүләргә, башка социаль түләүләргә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

       Моннан тыш, Россия Социаль фондының ның 8-800-10-000-01 (шалтырату бушлай) телефоны  буенча бердәм контакт-үзәге (шалтырату бушлай) эшен дәвам итә, анда үзәк операторлары гражданнарны пенсия белән тәэмин итүгә, инвалидлыкны  яки шифаханәләргә юлламаларны рәсмиләштерүгә, бирелгән гаризаның статусын ачыклауга кагылышлы барлык сораулар буенча консультацияләр бирә.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 Гыйнварда Татарстанның Социаль фонды Россия Президенты Владимир Путин ноябрь ахырында башка тиешле законнар белән бергә раслаган Россия Социаль фонды бюджеты нигезендә бирелә торган күпчелек түләүләрне индексацияләде. Бөтен ил буенча пенсионерлар, инвалидлар һәм балалы гаиләләр  түләүләрне арттырылган күләмдә алды.

      Иң элек, гыйнвардан эшләмәүче татарстанлыларның иминият пенсияләре артты. Президент кул куйган федераль закон нигезендә,  планлаштырылган 4,6% урынына арту 7,5% тәшкил иткән. Индексация шул исәптән картлык буенча пенсия алучы 900 меңнән артык  пенсионерга да кагылды.

       Гамәлдәге пенсионерларга түләүләр белән бер үк вакытта гыйнварда эшләүче татарстанлыларга яңа билгеләнгән пенсия түләүләре индексацияләнде. Бу пенсия коэффициенты һәм теркәлгән түләүләр бәясенең 7,5%ына артуы аша була, шулардан иминият пенсиясе төзелә. Коэффициент бәясе 123,77 сумнан 133,05 сумга кадәр арткан. Пенсиягә теркәлгән түләү күләме 7 567,33 сумнан 8 134,88 сумга кадәр арттырылган.

       Президент тарафыннан расланган федераль бюджет турындагы закон нигезендә, гыйнварда шулай ук күп кенә пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы артты. Мәсәлән, Татарстан Социаль фонды хәзер  200 меңнән артык баланың әти-әнисенә һәм 390 меңнән артык йөкле хатын-кызларга түли  торган бердәм пособие. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча пособие суммасы һәр регионда балага яки хезмәткә яраклы өлкәнгә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Татарстанда балага яшәү минимумы- 12741 сум,хезмәткә яраклы өлкән кешегә- 14317сум тәшкил итә.

       Агымдагы елда Татарстанда балаларга бердәм пособие 6 меңнән 12,7 мең сумга кадәр (50 %, 75 %, баланың яшәү минимумының 100 % ын) күләмдә билгеләнә.

      Бердәм пособиедән тыш, шулай ук балаларга күләме яшәү минимумы буенча билгеләнә торган башка түләүләр дә арттырылды. Мәсәлән, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие яки 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләү. Әлеге түләүләр буенча дәүләт ярдәмен бүген 1,3 млн нан артык баланың  ата-анасы ала.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

 

   Татарстан Социаль Фонды бүлеге ел саен финанс белемен күтәрү кампаниясен гамәлгә ашыра. Фонд бүлекчәләре белгечләре бөтен республика буенча дәресләр үткәрә, анда гади һәм аңлаешлы телдә пенсия хокукларын формалаштыру һәм пенсия исәпләүнең тәртибе, дәүләт хезмәтләрен электрон вариантта алу мөмкинлекләре, пенсия формалаштырганда ак хезмәт хакы роле һәм фонд тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә һәм түләүләргә кагылышлы башка темалар турындагы сорауларга җавап бирәләр.

      Дәресләр барышында фонд хезмәткәрләре аңлату материалларын, аерым алганда, интерактив интернет-ресурсларны, шулай ук фондның "Киләчәк пенсия турында бар да. Уку һәм тормыш өчен" мәгълүмат-белем бирү буклетын кулланалар.

     «Узган елда безнең фонд республикада меңнән артык шундый белем бирү чарасы үткәрде. Анда 20 меңнән артык яшь кеше катнашты»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

 

      Татарстан Социаль фонды шулай ук даими рәвештә клиент хезмәтләрендә һәм партнерлык оешмаларында социаль ярдәм чараларының киң спектры турында җентекләп сөйли торган листовкалар һәм лифлетлар урнаштыра. Әлеге җыйнак белешмәлекләр һәм памяткаларда пенсия төрләре һәм тиешле ташламалар , төрле түләүләрне рәсмиләштерү һәм хәтта алдакчылар хәйләсенә ничек эләкмәскә кирәклеге турында мәгълүматны җиңел табып була.

         Россия хөкүмәте гражданнарның финанс грамоталылыгын күтәрүне бик мөһим бурыч дип саный һәм әлеге юнәлешкә аерым игътибар   бирә.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

 

Гамәлдәге кагыйдәләр буенча  бердәм  пособие 12 айга  билгеләнә,әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак - түләү срогы төгәлләнергә  бер ай кала да эшләргә мөмкин.  2023 елның гыйнварында рәсмиләштерелгән пособиене беренче булып алучылар өчен мондый срок 2023 елның декабрендә җитте. Пособие түләргә дигән карар февральдә, мартта һәм соңрак чыккан кешеләргә гариза белән түләү тәмамланганчы бер айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Пособиене вакытында озайтырга өлгермәгән очракта,  ата-аналар гаризаны соңрак та бирә алалар . Мөрәҗәгатьне  хуплаган очракта пособие гариза биргән айдан түләнә башлый.

Беренче билгеләгәндәге  кебек үк, пособиене озайтканда,  гаиләнең социаль ярдәмгә мохтаҗлыгын билгеләү өчен , Социаль фонд керемнәрне һәм мөлкәтне тикшерәчәк. Күпчелек  өчен мондый тикшерү сизелми узачак, чөнки фонд кирәкле белешмәләрне мөстәкыйль рәвештә ачыклаячак. Социаль фонд пособиегә бирелгән гаризаны 10 эш көне дәвамында карый. Уңышлы озайтылган очракта, ата-аналар түләүне моңа кадәр пособие килгән  гадәти срокларда алачак.  Банктагы счётларга акча алдагы ай өчен агымдагы айның 3 нче көнендә керәчәк, почта аша алучылар пособиене - 1 еннән 25енә кадәр алачак.

Бердәм пособиене рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләрдә яки Социаль фондның теләсә кайсы клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие Россиядә 2023 елдан кертелде. Ул  балаларга һәм йөкле хатын-кызларга моңа кадәр гамәлдә булган берничә түләүне алыштырды. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр түләү алуга хокуклы. Акчаны чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләр алсын өчен, пособие рәсмиләштерү вакытында гаиләнең керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләү тәртибе кулланыла.

 Пособиенең күләме дә гаиләнең керемнәренә бәйле. Ул,  пособиенең нинди нигездә  билгеләнүенә карап,  балага яки хезмәткә сәләтле өлкән кешегә төбәк яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ын тәшкил итә.


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елга прокуратураның гражданнарны кабул итү графигы.

Борындык авыл җирлегендә прокуратура гражданнарны 2024 елның маенда кабул итәчәк.

Кайбыч районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) иминиятләштерүчеләр өчен СЗВ-СТАЖ бүлегенең 2023 ел өчен ЕС-1 хисабын тапшыру турында хәбәр итә.

1) стаж турында мәгълүмат ел саен 25 гыйнварга кадәр эшне башкарган хезмәткәрләргә карата гына бирелә:

иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукын бирүче, шул исәптән:
авыр һәм зарарлы хезмәт шартларында;

педагогик, медицина, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнәләр;

ерак төньяк һәм аларга тиңләштерелгән районнарда;

Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәсендә радиация тәэсире астында булган территорияләрдә;
авыл хуҗалыгында иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү күләмен арттыруны билгеләгән эшләрдә, һөнәрләрдә;
су транспортында, сезонлы тармакларда, вахта ысулы белән тулы навигация чоры;
җәзасын үтәгән вакытта ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә эшләгәннәр;
эшсез калу яки эштән читләштерү, эшсезлек буенча пособие алу, Дәүләт яки җәмәгать бурычларын үтәгән вакытта эш урынын (вазыйфасын) саклап эштән азат итү чоры булган;
өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булалар, хезмәт хакын саклап калмыйча ялда булалар;
РФ Дәүләт вазифаларын биләгәннәр, даими нигездә РФ субъектларының дәүләт вазифаларын биләгәннәр, даими нигездә муниципаль вазифаларны, РФ Дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын, муниципаль хезмәт вазифаларын биләгәннәр.
алар өчен Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 3517 статьясына (мобилизацияләнгән)ярашлы рәвештә эш урыны саклана
2. Пенсия билгеләү турында гариза биргән иминиятләштерелгән затка карата стаж турында мәгълүмат Фонд органы соравы яки иминиятләштерелгән зат мөрәҗәгате кергән көннән алып өч календарь көн дәвамында бирелә.

01.10.2023 елдан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» гы 04.08.2023 елның 449-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган аерым нигезләмәләрдән тыш.

Норматив акт белән «әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү» төшенчәсе билгеләнде, мондый объектларны ачыклау тәртибе билгеләнде, федераль органнар, төбәкләр һәм муниципалитетларның вәкаләтләре билгеләнде.

Җыелган зыянны ачыклау бурычы муниципаль һәм төбәк органнарына йөкләнгән, ә аларны тикшерү Росприроднадзорга йөкләнгән.

Һәр объектның кеше сәламәтлегенә йогынтысын бәяләү Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнә, аның нәтиҗәләре буенча беренче чиратта юкка чыгарылырга тиешле иң куркыныч объектлар билгеләнә. Мондый мәгълүматлардан реестр формалаша.

Җыелган зыянны бетерү бурычы территориаль принцип буенча бүленә. Җыелган зыян объекты урнашкан җир участогы кемнең милкендә, ул планның экологик экспертизасын үткәргәннән соң һәм аны бетерү буенча эшләр үткәрә.

Закон смета бәясен билгеләүнең дөреслеген тикшерүне күздә тота, бу бюджет акчаларын рациональ куллануны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Закон элек бәяләнгән объектларны бетерү һәм аларны бетерү буенча башланган чараларны тәмамлауга кадәр җиткерү өчен күчеш положениеләрен үз эченә ала.

Кайбыч районы прокуратурасы, 16.01.2024

Сафина Роза Замир Кызы


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елдан яшь  ярымга кадәрге  баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә - хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә. Мондый пособие 2024 елда аена уртача 17,8 мең сум тәшкил итә.

Үзгәрешләр  бала тапканчы рәсми эш урыннары булып,  баласына яшь ярым булганчы   эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Сүз иминиятләштерелгән аналар, ягъни вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында яки хатын-кыз бала тапкан очракта эш бирүчеләр алар өчен иминият кертемнәрен түләгән затлар турында бара.

 

"Бу елдан башлап баласына  яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә,  хезмәт хакы да алачак . Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да пособие  гадәти күләмдә түләнәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

 

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары бала карау белән генэ  шөгыльләнергә тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга . айлык пособие түләү туктатылып килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International