Борындык авылы мәдәният йортында гыйнвар аенда юбилейларын билгеләп үтүчеләрне котладылар. Аларны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та килде һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды. Алар - Әминә апа Абдрахманова (95яшь), Сафиуллина Гөлфирә апа (80яшь), Гыйләҗева Рәшидә апа(80яшь),Бикмуллин Ринат абый (70 яшь), Биктаһирова Әлфия апа (60яшь), Гарифуллина Гөлфия апа (60яшь), Әхмәтҗанова Гөлзада (55яшь)апалар.Борындык авылы үзешчән сәнгать артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы барлык юбилярларга да багышланган иде.
Каримова Ләйлә Рәхимулла кызын юбилее белән котлыйбыз! Озын гомер, шатлык-куанычлар, якты тәэсирләр, онытылмас очрашулар телибез. Язмыш һәрвакыт сезгә игелекле һәм матур бүләкләргә юмарт булсын, планнарыгызның барысы да җиңел тормышка ашсын.
31 декабрь көнне Борындык мәдәният йортында «Яңа ел -2020» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы оештырылды. Алып баручылар, киләсе ел символы күсе белән берлектә, күңел ачу-уен программасы үткәрделәр, анда Кыш бабай белән Кар кызы төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. Кичә музыкаль, театраль номерлар белән үрелеп барды, аларны үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән иде.
Хөрмәтле Борындык авыл җирлеге халкы һәм кунаклары! Яңа ел белән котлыйбыз! Киләсе елда безнең белән шундый могҗиза булуын телисе килә. Һәр кешенең үз урыны булса да, ул, һичшиксез, иң кирәкле һәм иң мөһиме. Без барыбыз да исән-сау булсын, рәхәтлек алып килсен. Яңа үрләргә ирешүегезне һәм үз-үзеңне тормышка ашыруыгызны телибез. Тагын да күңелле хатирәләргә күчәчәк шатлыклы мизгелләр, туган-тумачалары, яраткан дуслары белән очрашулар телибез.
Кайбыч ял паркында төп чыршыны ачу тантанасы булды.
Яңа ел утлары районның иң зур чыршысында кабынды, яңа 2020 елга якынаю турында хәбәр итте.Аның янында район халкы , авыл җирлекләреннән, оешма-предприятиеләрдән Кыш бабай һәм Кар кызы җыелган иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, узып баручы елда уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, киләсе елның тагын да уңышлырак булуын теләде.
Традиция буенча чыршы тирәли әйлән-бәйлән, уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында бәйрәм салюты булды.
Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсе җаваплылыктан качучы намуссыз эшкуарларның яңа никотинлы продукцияне сатуларына игътибар итә. (анда тәмәке никотин белән алмаштырылган) - Россия Федерациясендә тыелган снюс аналогы .
Борындык авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, әкият геройлары авыл җирлеге территориясендә яшәүче, балалар бакчасына йөрмәүче балаларның өйләренә барып, район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырдылар
25 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында " Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2019 елның иң яхшы хезмәткәре" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Борындык авылында яшәүче Зарипова Надирә Дәүләтша кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны күркәм бәйрәме белән Борындык авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Гәйнетдинов Алмаз Ринат улы һәм Кайбыч район Башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рәфис улы котлады. Борындык авыл халкы исеменнән без дә юбилярга бәхетле картлык, озын гомер һәм саулык-сәламәтлек теләп калабыз.
17 декабрь көнне Олы Кайбычта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада булып узды. Катнашучылар спортның 5 төре – дартс, шашка, шахмат, армреслинг һәм йөзү буенча ярышачаклар. Безнең Борындык авыл җирлеге командасы икенче урынны алды.