Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. «Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр. Гражданнарга түбәндәге консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.
23 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача. Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен республика буенча түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Төбәк бүлеге белгечләре пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук исегезгә төшерәбез, башка көннәрдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш эшли.
Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә узган 2 атнага йомгак ясалды, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч үзәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладылар. "Физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү турында" доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады, "торак куркынычсызлыгы - уртак эш "акциясе" турында доклад белән социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева чыгыш ясады.
Бүген Кайбыч районында «Татарча диктант»бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Роберт Миңнуллинның» Мин кулыма китап алам " әсәре буенча татар теле диктанты районның 18 мәктәбендә язылды. Ул Борындык мәктәбендә дә узды, анда 25 кеше катнашты. Татар телендә дөрес язу, әдәби телне белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзләрен тикшерү максатыннан үткәрелә торган бу акциягә 20 илдә һәм 40 төбәктә кушылган. Бу татар теленә бирелгән зур игътибар турында сөйли.
Начар метеорологик күренешләр: 18 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - төнлә көньяк-көнбатыштан көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр; - төнлә һәм көндез томан.
17октябрь көнне Борындык авыл клубында «Көзге бал » дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Барлык катнашучыларны Борындык авыл җирлеге башкарма комитеты вазыйфасын башкаручы Алмаз Ринатович бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, тынычлык, шатлык һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар рәхәтләнеп җырлар һәм такмаклар җырладылар, биеделәр. Бу матур бәйрәм Өлкән буын вәкилләренә дә бер-берсе белән очрашырга һәм ял итәргә мөмкинлек бирә. Өлкән булуына карамастан, күңеле белән кеше һәрчак яшь, дип юкка гына әйтмиләр.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.
Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.
Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.
2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.
Татарстан Республикасы Буенча: Аязучан болытлы һава. Вакыты белән бераз яңгыр. Җил көнбатыштан секундына 8-13 метр, көчәйгәндә урыны белән 18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +3..+8°. Көндез максималь һава температурасы +7..+12°.
15 октябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Идел буе Цеолиты «Сәүдә Йорты» җәмгыяте генераль директоры партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә. Кабул итү вакыты: 10: 00. Адрес: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт. Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 2-16-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.