ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Буенча: Аязучан болытлы һава. Яңгыр, урыны белән юеш кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +2..-3º. Көндез максималь һава температурасы +4..+9º.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

 

2019 елның 8 октябрендә Борындык авыл җирлегендә «Урман утырту көне» акциясе узды. Экологик акциянең төп максаты – урманга сак караш тәрбияләүгә ярдәм итү һәм Татарстан урманнарында уңайлы санитар-экологик хәл булдыру, шулай ук җәмгыять игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

6 нчы октябрь көнне, Борындык авылында гомер итүче Сафина Гөлфәния Тәлгать кызы - 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Xөрмәтле Гөлфәния апа!! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,  балаларыгызның  хөрмәтен,күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, Борындык авылында гомер итүче Шәмсетдинова Фәүзия Зиниятулла кызы - 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.Xөрмәтле Фәүзия апа!! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның  хөрмәтен,күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.

           Әлеге бәйрәм аша без күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләренә ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. 
          Хөрмәтле өлкәннәр! Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Сез бүген дә районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшь буынны үз үрнәгегездә тәрбияләүгә өлеш кертәсез. Без күп вакыт киңәш сорап сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез. Бәйрәм уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. 

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Безнең авыл җирлегендә бу көнне бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы нигезендә, олы яшьтәге кешеләргә, аларның бай тормыш тәҗрибәсенә карата ихтирамлы караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле эшләр башкарылды. 1 октябрь көнне Борындык мәктәбендә  өлкәннәр көненә карата бәйрәм чарасы булып узды .Мәктәп укучылары бәйрәм концерты әзерләделәр.Башлангыч сыйныф укучылары матур открыткалар ясадылар һәм ветераннарга бүләк иттеләр,үзешчән сәнгать артистлары өлкәннәргә ихлас котлаулар җиткерделәр. Иң мөһиме, өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк-бу аралашу. Чара бәйрәм өстәле артында дәвам итте, аның артында әбиләр һәм бабайлар аралаштылар, җырлар башкардылар.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

     Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

   Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, сентябрь аенда Россиядә «кадастр эшчәнлеге турында» һәм «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы законнарга үзгәрешләр үз көченә керде. Моның белән бәйле рәвештә, гражданнар өчен нәрсә үзгәрде, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре – Илгиз Шиһабиев һәм Дмитрий Малинин бергәләп әңгәмә кордылар.
 


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;

• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;

•  шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе   идарәчесе Эдуард Вафин.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген хакимият залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, китапханәчеләр, тарих укытучылары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар өчен фикер алышуның темасы-Кайбыч районының һәр авылы һәм авыл тарихын саклау буенча проект булдыру. Киңәшмәдә Кайбыч крае директоры Илдар Шакиров чыгыш ясады. «Авыл тарихы турындагы хикәяләр яшь җирле халык өчен дә, килгән кешеләр өчен дә бик мөһим – Буыннар бәйләнеше шулай сакланачак», -диде ул. Ул шулай ук Ульянково авыл җирлеге мисалында тарих һәм мәдәният турында фотоальбом күрсәтте. «Һәр кеше туган як тарихын, аның гореф - гадәтләрен, истәлекле урыннарын, һәйкәлләрен, иң яхшы кешеләрне өйрәнергә генә түгел, ә аның тарихын, рухи кыйммәтләрен сакларга да тиеш», - дип билгеләп үтте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International