ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

 Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ЗТО белгечләре кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк.
         Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъва язуда ярдәм күрсәтеләчәк, кулланучыларның гамәлдәге проблемаларын карап тикшерүдә булышлык күрсәтеләчәк, гамәлдәге закон нормалары аңлатылачак.
         Әлеге чара 2019 елның 14 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кайбыч районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге филиалы бинасында узачак.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Персонификацияләнгән исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, СНИЛС турында мәгълүмат кешегә мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгын алмаштыручы электрон яки кәгазь документ (белешмә) рәвешендә биреләчәк. Элек бирелгән иминият таныклыклары да гамәлдә булачак, шуңа күрә гражданнарга документларны сайлап алу өчен Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

 «Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында "2018 елның 4 июнендәге 123-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кулланучылар өчен мәҗбүри булган ОСАГО, КАСКО һәм ДСАГО килешүләре буенча иминият оешмалары белән бәхәсләрне җайга салуның яңа тәртибе билгеләнде: әгәр иминият оешмасы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, кулланучыга суд мөрәҗәгатенә кадәр үзенең хокукларын яклау өчен финанс вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 


31
май, 2019 ел
җомга

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt  абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында  кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның  май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча  2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Мәгълүматлаштыру адреслы булсын  һәм  гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен  Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.

 Хөрмәтле кайбычлылар, кадерле әти-әниләр һәм балалар! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү –  ул безнең бурыч. Балалар – безнең өмет, безнең киләчәк.

           Шунысы шатлык, безнең район талантлы балаларга бай. Араларында уку, спорт алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, биючеләр, җырчылар, рәссамнар бик күп. Безнең төп бурыч - киләчәктә дә аларның мәнфәгатләрен кайгырту һәм яклау, аларның талантларын үстерүдә тагын да уңайлы шартлар тудыру. Аларны тәрбияләүдә өлеш керткән ата-аналарга, әби-бабайларга, педагогларга, тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.

             Балалар сезгә, әти-әниләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек телим, һәрчак аларның игътибарын, мәхәббәтен һәм күңел җылысын тоеп яшәгез. Йөзегездән елмаю китмәсен, күңелегездә якты хисләр генә ташып торсын. Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар иде. Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз якты булсын!

 


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 май көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

          Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» КБО вәкилләре катнашыр дип көтелә.

           Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

  - Баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау;

 - Баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;

 - Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да;

 - Мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

 - Социаль тәэминатка хокукны үтәү;

 - Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б. 

 Кабул итүгә язылу таләп ителми.


25
май, 2019 ел
шимбә

25 нче май көнне, Борындык төп гомум белем бирү  мәктәбендә дә  9 нчы сыйныфта укучы 3 укучы өчен  соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән 9 сыйныф укучыларын 1 сыйныф укучылары, әти-әнилэр, Кайбыч муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе  Басыйров Ф.Р.,  Борындык авыл җирлеге башлыгы Р.И.Гыймадиев олимпиадаларда, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучыларны грамоталар белән бүләкләде.

25 май көнне Борындык авылы мәчетендә авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм авыл халкы көче белән ифтар мәҗлесе үткәрелде.Изге рамазан ае белән котларга Кайбыч районы башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы килгән иде.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

 

   Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.

         Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк район сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.

         Киңәшмәдә 24 майда узачак республика семинарына әзерлек, шулай ук Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге чараларны үткәрү өчен район башлыгы җаваплы затлар билгеләде.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле кайбычлылар!

          Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтулардан әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотик гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Районда ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышта актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле сәясәт тормышка ашырыла. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!"

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International