ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

3 нче августтан 5 нче августка кадәр Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.Татарстаннан килгән кул эшләре осталары арасында Борындыктан Зөлфия Сафиуллина да бар иде.Зөлфия Сафиуллина чиккән ,бәйләгән әйберләрен,сәйләннән эшләнгән чәчәкләр һәм картиналар тәкъдим иткән.-.Без бөтен Россияне күрдек,мастер - классларда булдык..Xалкыбыз осталыгы, фантазиясе белән тулы әлеге онытылмас тантанага бару мөмкинлеге тудырган Рушания Лотфуллинага һәм район администрациясенә зур рәxмәтемне белдерәм, - диде ул. Без аларга Спас ярминкәсенә баргач барлыкка килгән яңа идеяләренең тормышка ашуын теләп калабыз.


4
август, 2018 ел
шимбә

Борындык авылында гөрләп Авыл көне үтте.Бәйрәмгә артистларыбыз: Вадим Заxаров һәм Апастан авылдашыбыз җырчы һәм композитор Илдар Ногманов үзенең xезмәттәш дуслары белән чыгыш ясады. Бу матур  бәйрәмне үткәрүдә булышкан авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмне авыл мулласы Тәфкил абый дога белән башлап җибәрде, аннан соң район башлыгы исеменнән Эльвира Xасбатовна чыгыш ясады. Ул барлык авыл халкын шушы бәйрәм белән котлады, дәвам итеп Ветераннар Советы  җитәкчесе Равил абый Бикмуллин авыл тариxы белән таныштырып үтте.  Авыл көне җыр-моңга үрелеп, төрле уеннар белән дәвам итте. Кунаклар өчен чәй табыны, шулай ук коймак,пылау һәм төрле ризыклар әзерләнгән иде.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Борындык авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелеп бетте.

Борындыкта һәр кешедән җыелган 500 әр сум акчаны дәүләт дүрт тапкырга арттырган суммага Җиңү урамында юл төзелде.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

1 нче август көнне Кәримова Әминә Минһаҗетдин кызына 90 яшь тула.Xөрмәтле Әминә апа! Сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!


14
июль, 2018 ел
шимбә

Бүген, авылдашыбыз Юсупова Фатыйма Низаметдин кызы - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, туганнарыңның, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Юбилярга Кайбыч муниципаль район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин исеменнән Рәхмәт хатын  А.Н.Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Р.И.Гимадиев  тапшырдылар.


17
июнь, 2018 ел
якшәмбе

17 июньдә Борындык авылында татар xалкының милли бәйрәме Сабантуй уздырылды. Сабан туе быел яңа мәйданда оештырылды. Сабантуйга  Кайбыч район башлыгы исеменнән Бәдертдинова Д.А. чакырылды.Ул Борындык xалкын бәйрәм белән котлады һәм xезмәт уңганнарына бүләкләр тапшырды.Бүләкләүләрдән соң җыр-бию,төрле уеннар башланып китте.Кичкә кадәр авыл гөж килде.


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Район Сабан туенда  катнашуда безнең Борындык авыл җирлеге дә активлык күрсәтте.

16 июнь көнне Олы Кайбыч авылында татар xалкының милли бәйрәме Сабантуй булып узды. Инде берничә ел традициягә кереп киткән гадәт буенча бәйрәм һәр авыл җирлеге әзерләгән йорт алдында төрле милләт xалкының уен - кораллары, киемнәре,йорт кирәк- яраклары белән баетылган,чиккән сөлгеләр белән бизәлгән ишегалларын караудан башланып китте.Безнең авыл җирлеге кунакларны ипи-тоз, ачык чырай, җыр-бию белән каршы алды.


15
июнь, 2018 ел
җомга

Борындык авыл җирлеге барлык Татарстан xалкын Ураза бәйрәме белән тәбрик итә.Без сезгә чын йөрәктән ,иxлас күңелдән тынычлык,  бәxет,муллык, киләчәктә дә исәнлек-саулык,озын гомер теләп калабыз.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе
Шүширмә авылында гомер итүче Ганиев Мәсxүт Xәлил улының бүген, 5 июньдә 90 яшьлек олы юбилее. Мәсxүт абый! Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International