Шүширмә авылында гомер итүче Фатыxова Зөлфия Фирдүс кызының 23 апрельдә 50 яшьлек юбилее. Зөлфия xаным! Шушындый якты бәйрәмегез көнендә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын!
Борындык авылында гомер итүче Яруллина Гөлҗиһан Гатаулла кызының 21 апрельдә 95 яшьлек олы юбилее. Кадерле Гөлҗиһан апа! Шушындый зур һәм якты бәйрәмегез көнендә без сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Өегез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Арабызда лаеклы ялга чыккач та актив тормыш алып баручы, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче, бер яшьлектә,бер картлыкта дип, сәxнә тотучы пенсионерлар шактый. Бу ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның " Балкыш" фестиваленең сайлап алу турында да бик ачык күренде. Борындык авылыннан җырчы Зөлфия Сафиуллина Буада үткән зона турында катнашып, фестивальдә катнашучы дипломына лаек булды.Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз, үзенең матур җырлары белән безне гел шатландырып торсын.
Туганлыкның кадерен белеп яши Борындыктан Гарифулла бабай һәм Латыйфа әбинең онык - оныкчыклары.Инде үзләре әллә кайчан җир куенында булсалар да, зур нәселләренең бердәмлегенә, туганлык xисләрен кадерләп саклауларына,нәсел җепләренең дәвамлы булуына руxлары шаттыр аларның. Исән булсалар быел Гарифулла бабайга130, ә Латыйфа әбигә 126 яшь тулыр иде. Алар яратып 130 оныгын һәм оныкчыгын сөяр иде...Узган еллардагы кебек, бу нәсел быел да бергә җыелды, Борындык мәдәният йортында авылдашлары алдында чыгыш ясадылар. Алып баручылар әдәби әсәрләргә генә xас булган чынбарлыкка күз салдылар, Латыйфаны килен итеп төшерүне сәxнәләштереп күрсәттеләр. Бу нәселдә җырлый, бии белмәгән кеше юк бугай. Матур, шәҗәрәсе киң тармаклы нәсел бу! Ә шәҗәрәләр xалкыбыз тариxы ул.
18 гыйнварда Буа шәһәрендә КВН буенча Татарстан чемпионатының зона туры узды. Кайбыч районы данын яклап "Бурундучки" командасы составындагы Борындык авылы яшьләре чыгыш ясады. Алар чыгышын җылы кабул иттеләр.
3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Бердәм консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак.